Куак яисә калын кабыклы озынча-эллиптик яисә озын ланцетсыман чиратлашкан яфраклы, кечкенә чәчәк оешмасы – чатырларга җыелган ак һәм алсу чәчәкле зур булмаган агач.

 

Җимеше – эчендә бер орлыгы булган түгәрәк яисә озынча төшле 2,5–5 г лы сусыл каты төшле җимеш.

 

Тамыр системасы өстә урнашкан, актив тамырларының төп өлеше 35–40 см тирәнлектә була.

 

Чиянең 150 төре билгеле, ләкин Татарстан территориясендә дала чиясе (C.fruticosa) һәм гади чия (C. Vulgaris) таралган, аз санда ком чиясе (C.pumila) һәм төкчәле чия (C. Tomentosa) очрый.

 

Чия – Татарстан территориясендә алмагачтан кала иң киң таралган культура (җимеш агачлары мәйданының 18 %ын били). Корылыкка чыдамлылыгы югары, салкынга чыдамлылыгы һәм уңыш бирүчәнлеге уртача (бер куактан 10–30 кг). Иртә чәчәк ата (10–15 майда), шуңа чәчәкләре еш кына кыраулардан зыян күрә. Җимешләренең тәме диетик һәм дәвалау сыйфатлары, иртә өлгерүе (июль), тиз җимеш бирә башлавы (3–4 елда) белән югары бәяләнә.

 

Җимешләрендә 15 % шикәр, 0,8–2,4 % кислоталар, 0,15–0,88 % дуплау матдәләре, пектин, С, А, В һәм РР витаминнары бар. Яңа өлгергән һәм эшкәртелгән килеш (кайнатма, джем, шәраб, сок, компот, кондитер әйберләр) кулланыла.

 

Чиянең ТР территориясендә үстерелә торган күп сортларының чыгышы катлаулы гибрид сорт, ләкин дала чиясе сортлары («Түбән Кама», «Поздняя розовая», «Маяк», «Уральская рубиновая», «Шакиров», «Обильная») өстенлек итә.

 

Гади чиягә «Владимирская» сорты керә, аңа чыгышы белән катлаулы булган «Тверитиновская», «Память Сахарова», «Севастьяновская», «Заря Татарии», «Краса Татарии» сортлары якын тора; аларның кайберләрендә төче чия билгеләре бар. Гади чия төрендәге сортлар көчле үсешле (биеклеге 2,5–4 м), эрерәк яфраклы һәм җимешләре тәмлерәк, ләкин салкынга чыдамлылыгы түбәнрәк һәм уңдырышлы туфракка таләпчәнрәк.

 

Дала чиясе төрендәге сортлар тәбәнәк (биеклеге 1,5–2 м), яфраклары вак, тар һәм калын кабыклы, җимешләре ваграк һәм әчерәк, нигездә эшкәртү өчен кулланыла. Алар салкынга һәм корылыкка чыдамрак, туфракка талымсызрак, ләкин куаклыклары күп була.

 

Өлгерү вакытына һәм җимешләрен куллануга карап чия сортлары иртә (июльнең 1 нче яртысында өлгерәләр), уртача (июльнең 2 нче яртысынды), соң (июль ахыры – августның 1 нче яртысында) өлгерешлеләргә бүленә.

Чия үстерү өчен иң яхшы участоклар – Иделнең уң як яр буендагы югары сөзәклекләр һәм аз селтеле туфраклы субүләрләр; түбән урыннарда аңа салкын тия һәм ул уңыш бирми.

 

ТРда чияне куак формасында үстерәләр, 3,5 x 3,5 м квадрат ысулы белән яисә рәт аралары 4 м киңлектә булган рәтләргә 2 м аша утырталар. Агач төпләре тамырларын зарарламас өчен 15 см тирәнлектә генә эшкәртелә. Чияне томан барлыкка китерә торган корылмалар белән җиһазландырылган теплицаларда чыбыкча ялгау, куаклыклар, тамыр үрентеләре, яшел чыбыкчалар ярдәмендә үрчетәләр. Үзтамырлы үсемлекләр яшәүгә сәләтлерәк һәм 20–25 елга кадәр җимеш бирәләр, салкын тигәннән соң, культура куаклыклары хисабына тиз тереләләр; ялганганнары – 14–16 елга кадәр яши.

 

Төп корткычлары – чия көясе, лайлалы кисмәннәр, чия озынборыннары. Төп авырулары – коккомикоз.

 

Чиянең районлаштырылган сортименты ТРда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Тәмте бүлегендә чыгарылган, салкынга һәм коккомикозга чыдамлылыгы, югары уңышы һәм җимешләренең сыйфаты белән аерылып торган яңа селекция сортларыннан тора.