- РУС
- ТАТ
(Corylus), чикләвек агачы, каенчалар семьялыгыннан куаклар, сирәк кенә агачлар ыругы
Якынча 20 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада таралганнар.
ТР территориясендә бер төре – гади чикләвек куагы (C. avellana) бар; барлык районнарда үсә. Киң яфраклы урманнарда куаклыклар хасил итә.
3-5 м биеклектәге куак. Кабыгы кызгылт соры. Ботаклары төкчәле, ачык төстәге ясмакчыклар белән капланган. Яфраклары куе яшел, чиратлашкан, сабакчалы, озынча түгәрәк, очлы башлы һәм кырыйлары тигезле-тигезсез тешчекле. Яшь яфраклары ефәксыман төкчәле. Чәчәкләре аерым җенесле, ата чәчәкләр куе, озын алкалы, ана чәчәкләр бөре эчендә, чәчәк ату чорында алардан фәкатъ алсу төстәге җимешлек авызчыгы гына чыга. Иртә язда, яфрак ярганчы чәчәк аталар. Җимеше – бер орлыклы, шарсыман формадагы чикләвек, кыңгыраусыман тышча белән әйләндереп алынган. Җимешләре август ахыры – сентябрьдә өлгерә, тышчасыз гына җиргә коелалар. Орлыктан һәм вегетатив юл белән – тамыр үрентеләреннән һәм тамырлы ботаклардан үрчи. 4-6 елдан соң җимеш бирә башлый. 60-80 ел яши. Чикләвекләре күп кенә урман хайваннары (тиен, кабан дуңгызы, тукран, тычканнар) өчен азык булып тора.
Чикләвекләре тәмле һәм туклыклы, ашамлык буларак чи килеш һәм кыздырып кулланыла.
Чикләвек куагының яфрак, чәчәк һәм кайрысында дуплау матдәләре, алкалоид, флавоноид, эфир мае, органик кислоталар, каротин бар.
Халык медицинасында салкын тигәндә, кан тамырлары киңәйгәндә, иң нечкә кан тамырларыннан кан киткәндә һәм сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак кулланыла.
Агачы вак эшләнмәләр, агач мичкәләр өчен кыршау ясау өчен файдаланыла. Тамыр системасының куәтле булуы һәм еракка җәелүе сәбәпле, чикләвек куагы сөзәклекләрне, сызаларны ныгыта.
Бакча һәм паркларда декоратив үсемлек, шуйлай ук урман полосаларында кыр ышыклау урман полосалары буларак үстерелә.
Баллы үсемлек.
Гади чикләвек куагы
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.