Якынча 100 төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар. ТР территориясендә бер төре — ак черемчел (M. album), республиканың һәр җирендә таралган. Болыннарда, сөрүлекләрдә, чүп үләне буларак күпьеллык үләннәр чәчүлекләрендә, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында үсә.

25–100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы берле, туры, төкчәле. Яфраклары йомыркасыман яки озынча, тамыр янындагылары — сабакчыл, сабактагылары — утырма. Чәчәкләре ачык кызыл, күпчәчәкле ярымчатырда. Җимеше — бер оялы күп орлыклы тартмачык. Май–августта чәчәк ата, Орлыктан үрчи.

Үләне төнәтмәсе ашказаны-эчәк чәнчүләре вакытында авыртуны басу чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Ак черемчел