150 дән артык төре билгеле, ике ярымшарның да салкын һәм уртача поясларында очрыйлар.

ТР территориясендә 6 төре бар: урман чәчбае (С. аrundinacea), гади чәчбай (С.epigeios), соргылт чәчбай (С. canescens) бөтен районнарда да таралганнар. Сирәкләнгән урманнарда, елга тугайларында, сазлык кырыйларында үсәләр. Билгесез чәчбай (С. neglecta), Лангсдорф чәчбае (С. langsdorffa) сазлыкларда очрый.

35–150 см биеклектәге үсемлек. Шуышма тамырчалы. Сабагы туры, нык, кытыршы. Яфрагы кыяк, каты. Башаклары бер генә чәчәкле. Себеркәч чәчәк төркемендә. Җимеше – бөртекчә. Июнь–июльдә чәчәк аталар. Орлыктан һәм куакчыкларны бүлеп үрчетәләр.

Барлык төрләре дә – тупас терлек азыгы үсемлекләре.

Киптерелгән букетлар (гөлләмәләр) ясауда кулланыла.

Билгесез чәчбай ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).