Якынча 45 төре билгеле, Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда таралганнар.

Татарстанда бер төре – Исландия цетрариясе (C. islandica) бар, Идел-Кама саклаулыгының Раифа һәм Саралан участоклары территориясендә очрый. Комлы ачык урыннарда, коры нарат һәм каен-нарат урманнарында очрый.

5-10 см биеклектәге яфраксыман куаклы күпьеллык лишайник, туфракка яки агач кайрысына берегеп үсә, яшькелт-коңгырт төстәге тармаклы катламалы. Калаксыман яфраклары яссы батынкы, кыска кара керфекчекле, аскы ягына төрле формадагы аксыл таплар сибелгән. Тәлинкәсыман, көрән, яссы яки җиңелчә батынкы дисклы үрчү өлеше нык кына киңәеп киткән калаклары төбендә барлыкка килә. Катламасы дымлы һава булганда йомшак тиречел, корыда – каты, көрән-соры. Нигездә, вегетатив юл (таллом кисәкләре) белән үрчи.

Цетрария – әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын күрсәтүче үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).