45 ләп төре билгеле, Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада киң таралган.

ТРда бер төре – гади бума үлән (Р. vulgaris). Кама аръягында очрый. Дымлы урыннарда, чишмә янындагы сазлыкларда үсә.

Бик кыска тамырчалы, чагыштырмача тәбәнәк (5-15 см) бөҗәк ашаучы үсемлек. Яфраклары бөтен, тамыр янындагы таралгыда урнашкан, бөҗәкләрне үзенә тартып китерү һәм ябыштыру өчен сыекча бүлеп чыгаралар. Чәчәкләре ялгыз, күксел-шәмәхә төстә, озын яфраксыз чәчәк сабында. Җимеше – күп орлыклы тартмачык. Май-июнь айларында чәчәк ата. Орлыклардан үрчи.

Җир өстендәге өлешләрендә фенол-карбон кислоталары, флавоноидлар табыла.

Халык медицинасында яра төзәтү, авыртуны басу өчен файдаланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).