50 ләп төре билгеле, күбрәк Төньяк ярымшарның уртача поясында очрый.

ТРда 4 төре бар. Кыр бөтнеге (M. arvensis), озын яфраклы бөтнек (M. longifolia) барлык районнарда һәм урманнарда таралган. Борыч бөтнек (M. piperita) һәм башаклы бөтнек (M. spicata) эфир майлы һәм дару үләне буларак бакчаларда үстерелә.

Тамыры чуксыман, өстә ята. 15-40 см озынлыктагы үсемлекләр. Сабаклары туры, 4 кырлы, ботакланучан. Яфраклары бөтен, тешле яки тешәүле. Чәчәкләре вак, таҗы аксыл шәмәхә-алсу яки кызыл-шәмәхә төстә, башаксыман чәчәк төркемендә, кыр бөтнегенең чәчәкләре куентык боҗраларында. Җимеше 4 чикләвекчектән гыйбарәт. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата, җимешләре июльдән алып октябрьгә кадәр өлгерә. Вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчиләр.

Җир өстендәге өлешләрендә флавоноидлар, каротин, органик кислоталар, эфир мае бар. Бакчада үстерелә торган төрләреннән ментол алалар, ул валидол, валокордин, Зеленин тамчысы һәм башкалар составында бар.

Халык медицинасында тынычландыру, тир, какырык чыгару өчен, ашказаны авырулары вакытында кулланыла.

Барлык төрләре дә баллы үсемлекләр.

Борыч бөтнек