10 лап төре билгеле. Төньяк ярымшарда очрый.

ТРда 2 төре үсә, башаклы бүре бөресе (A.spicata) барлык р-ннарда да киң таралган, кызыл җиләкле бүре бөресе (A.erythrocarpa) Идел алды һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый, үз ареалының көнбатыш чигендә таралган. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, елга буйларында үсә.

30-60 см озынлыктагы үсемлекләр. Тамырчасы юан. Яфраклары эре, озын сапта, икешәр-өчәрле. Чәчәкләре саргылт ак төстә, вак, кыска чуксыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – кара (башаклы бүре бөресе) һәм кызыл (кызыл җиләкле бүре бөресе) төстәге күп орлыклы җиләк. Май-июнь айларында чәчәк ата.

Дару үләне. Үләне һәм җимешләрендә алкалоидлар, С витамины, тамырларында сапониннар бар.

Халык медицинасында башаклы бүре бөресе тамырларыннан ясалган төнәтмәне баш һәм йөрәк авыртканда, кызыл җиләкле бүре бөресе тамырлары төнәтмәсен ашказаны-эчәк авырулары вакытында файдаланалар.

Агулы.

Башаклы бүре бөресе – декоратив.

Кызыл җиләкле бүре бөресе ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).