200 ләп төре билгеле, күбесенчә урта пояста киң таралган.

ТРда 2 төре – тәңкәяфрак болынчәй, (L. nummularia) һәм гади болынчәй (L.vulgaris). Барлык районнарда да дымсу болыннарда, яр буйларында үсә.

Тәңкәяфрак болынчәй – 30-60 см озынлыктагы үсемлек. Сабагы шуышма, кисешкән урынында тамырланган. Яфраклары капма-каршы урнаша, кыска саплы, кабарынкы сирәк төрткеләре бар. Чәчәкләре эре, ачык сары төстә, кыска чәчәк сабында берәмләп яки икешәрләп яфрак куентыгында урнашкан.

Гади болынчәй түшәлмә туры сабаклы, 50-120 см озынлыктагы үсемлек. Яфраклары ланцетсыман озынча, киң озынча түгәрәк, өске ягы төрткеле бизләр белән чуарланган. Чәчәкләре ачык сары төстә, себеркәчле чәчәк төркемендә. Җимеше – шарсыман тартмачык. Июнь-июль айларында чәчәк ата. Тамырланган бәбәкләрдән һәм орлыклардан үрчи.

Дару үләннәре. Җир өстендәге өлешендә С витамины, дуплау матдәләре, сапониннар бар. Тонусны күтәрү өчен һәм көзән җыеруга каршы кулланыла.

Халык медицинасында төнәтмәсе ревматизм, подагра, эчке кан китүләр вакытында файдаланыла.

Баллы.

Буяу матдәләре бар.