ТРда бер төре – гади бекмания (B. eruciformis), Идел алды һәм Кама аръягында су баса торган болыннарда очрый.

Озын, үрмә тамырчалы үсемлек. 80-100 см озынлыкта. Сабагының түбәнге өлеше бүлбесыман киңәйгән. Яфраклары кыяклы, яссы, ян-яклары кытыршы. Чәчәк төркеме – 30 см га кадәр озынлыктагы берьяклы кушма башак. Җимеше – бөртекчә. Июнь-июль айларында чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Печәнлек һәм көтүлек җирләре өчен файдалы. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре дә ашый, культуралы үсемлекләргә дә кертергә мөмкин. Үлән капламында уңайлы шартлар булганда 10 елдан артык саклана.