30 лап төре билгеле, Евразия, Төньяк Африка һәм Төньяк Американың уртача һәм салкын поясларында таралган.

ТР территориясендә 7 төре – канлы бармактамыр (D. cruenta), Фукс бармактамыры (D. fuchsii), иткызыл бармактамыр (D. incarnata), тимгелле бармактамыр (D. maculata), Руссов бармактамыры (D. russowii), Траунштейнера бармактамыры (D. Traunsteineri), гибрид бармактамыр(D. hebridensis). Мүкле сазлыкларда, сазлыклы болыннарда үсә.

Сабаклары туры, гадәттә яфраклы, 15-60 см озынлыкта. Тамыр бүлбеләре бармакчалы. Яфраклары яшел яки куе коңгырт-кызгылт тимгелле, ланцетсыман яки кыяк рәвешендә. Чәчәкләре зур түгел, аксыл шәмәхә, алсу, шәмәхә-куе кызыл төстә, тыгыз башаксыман чәчәк төркемендә. Өске касә яфракчыгы һәм ике таҗ яфракчыгы башлык формасында урнашкан. Ирене күбрәк 3 калаклы, яссы. Җимеше – тартмачык. Май-июльдә чәчәк аталар. Күбрәк орлыктан үрчиләр.

Бүлбесен какырык куптаруга ярдәм итүче төнәтмә хәзерләү өчен файдаланалар.

Декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Канлы бармактамыр, Фукс бармактамыры, иткызыл бармактамыр, тимгелле бармактамыр, Траунштейнера бармактамыры ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).