40 лап төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Америкада очрыйлар.

ТР территориясендә 5 төре бар, алар арасында ак баллут яки сукыр кычыткан (L. album), гибрид баллут (L. hybridum), тимгелле баллут (L.maculatum) – иң киң таралганнары. Урманнарда, куак араларында, чүп үлән буларак, бакчаларда, кеше яши торган җирләрдә үсә.

Үсемлекнең озынлыгы 10 нан алып 120 см га кадәр. Сабагы туры, кырлы. Яфраклары бөтен, каршыдаш, тешле яки каяу читле. Ак баллут яфраклары кычыткан яфракларын хәтерләтә, әмма чакмый (икенче исеме шуннан). Чәчәкләренең формасы дөрес түгел, кыңгыраусыман көпшә, ак, кызыл, алсу төстә, өске яфраклар куентыгында ялган такыяга җыелган. Җимеше – күп чикләвек. Яздан алып көз азагына кадәр чәчәк аталар. Җимешләре июнь-сентябрь айларында өлгерә. Орлыктан һәм озын шуышма тамырчалардан үрчи, әрәмәлекләр хасил итәләр.

Медицинада ак баллут чәчәкләрен кулланалар. Аларда эфир мае, сапониннар, флавоноидлар, С витамины, лайла, дуплау матдәләре бар. Бөрештерү, кан туктату һәм какырык чыгару өчен файдаланыла.

Баллы үсемлекләр.

Тимгелле баллут