225 ләп төре бар, Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик поясларында, күбесенчә Евразиядә һәм Төньяк Америкада очрыйлар. ТРда гади балан (V.opulus) киң таралган. Яфраклы һәм катнаш урманнарда үскән куаклык тибындагы үсемлек, куак араларында, елга буйларында үсә.

1,5-5 м озынлыктагы ботаклы, яфрак коючан куак. Кайрысының өслеге яшькелт-соры төстә, җыерчыклы, сирәгрәк очракта шома, соргылт яки аксыл таплы һәм коңгырт вак ясмыкчыклар белән капланган. Яфраклары өч аерчалы, көзен ачык сары яки кызгылт төстә. Чәчәкләре ак, калкансыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимешләре – зур яссы төшле, кызыл, сары-кызгылт сусыл җимеш. Майның икенче яртысы – июньдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрь айларында өлгерә һәм куакта озак саклана. Тиз үсүе белән аерылып тора, авырулар һәм корткычларга бирешми, салкынга чыдам.

Культуралаштырылган һәм яшелләндерүдә файдаланыла.

Бакчаларда ап-ак шарсыман төркем чәчәкле төре киң таралган.

Чыбыкчадан һәм үсентедән үрчетелә.

Медицинада кайрысы һәм җимешләре кулланыла, аларда шикәр, пектин, каротин, С һәм Р витаминнары, микроэлементлар бар.

Кайры төнәтмәсен кан туктату өчен файдаланалар.

Җимешләре азыкны витаминлаштыру, тир чыгару һәм гомуми ныгыту чарасы буларак файдаланыла, шулай ук урман кошларына азык булып тора.

Агачы вак-төяк эшләргә яраклы.

Баллы үсемлек.

Гади балан