300 гә якын төре Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган.

ТР территориясендә бер төре – биек аю көпшәсе (A. excelsum) очрый. Урман аланнарында, елга буйларында үсә.

Салкынга чыдам, туфракка таләпчән түгел. 100-200 см озынлыктагы үсемлек. Тамыры бүлбесыман, төерле. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары эре, бармаксыман бүленмәле яисә телмәле. Чәчәкләре – соргылт-тонык миләүшә төсле, сирәк кенә ак, сабак очындагы куе чукка җыелган. Җимешләре – өч кырлы күп орлыклы табакча. Май-июнь айларында чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Тамырларында һәм шулай ук җир өстендәге өлешләрендә шактый микъдарда алкалоидлар бар.

Халык медицинасында бизгәк авыруларына каршы һәм невралгия вакытында авыртуны басу өчен кулланыла.

Агулы, аның белән сарык һәм кәҗәләр еш агулана.