70 ләп төре билгеле, Төньяк ярымшарда киң таралган. Россиядә бер төре – гади аю җиләге яки аю колагы (A.uva-ursi) үсә.

ТРда Кама алды төбәкләрендә сирәкләнгән коры нарат урманнарында, кисентеләрдә очрый.

30-80 см озынлыктагы куакчык. Сабаклары куе коңгырт кабыклы, нык тармаклы. Яфраклары – тыгыз кабыклы, озынча, өсте ялтырый, куе яшел төстә. Чәчәкләре – вак, алсу төстә, сабак очларындагы аска караган кыска чукларга җыела. Җимеше – ончыл җимеш йомшагы булган шарсыман кызыл каты төш, куе кызыл төстәге 1-5 төшчеге була. Майда чәчәк ата. Җимешләре июльдә өлгерә.

Яфракларында гликозидлар, дуплау матдәләре, А һәм С витаминнары бар. Яфракларының төнәтмәсен бөерләр һәм сидек юллары ялкынсынганда эчәләр, шулай ук диатез, җәрәхәтләр, үлекле яралар булганда ванна ясыйлар.

Гади аю җиләге тышкы яктан нарат җиләгенә охшаган, әмма ул җәелеп киткән ян үсентеләре белән аерыла. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Гади аю җиләге