10 нан артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда киң таралган. ТРда 2 төре – биек арыслан тырнагы (L.exaltatus) һәм Европа арыслан тырнагы (L.europaeus) барлык районнарда да очрый. Сулык ярларында, сазлыкларда үсә.

Озынлыгы 30-120 см га җитә. Сабаклары дүрт кырлы, ботаклы. Яфраклары каршыдаш, озынча ланцетсыман, вак кырлы, өстәгеләре – утырма, түбәндәгеләре – саплы. Чәчәкләре ак, яфрак куентыгында тирән урнашканнар. Июнь–сентябрь айларында чәчәк ата. Җимеше – күп чикләвек.

Җир өстендәге өлешләрендә алкалоидлар, сапониннар, эфир мае, дуплау матдәләре, органик кислоталар бар.

Төнәтмәсе халык медицинасында кан туктату һәм тынычландыру өчен файдалыныла.

Баллы үсемлек.

Европа арыслан тырнагы – сарыклар һәм кәҗәләр өчен азык.

Европа арыслан тырнагы