60 лап төре билгеле, күбесенчә Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТРда бер төре – гади артыш (J. communis), Кама һәм Идел алдында очрый. Нарат урманнарында үсә.

Куак, биеклеге 5 м га кадәр. Сабагы туры. Кабыгы соры-коңгырт төстә, нәзек, телмә яки куба торган. Яшь бәбәкләре 3 кырлы, саргылт-соры төстә. Ылысы очлы, энәсыман, сеңерчә буйлап киң ак сызыгы бар, өчәрләп боҗрага урнашканнар. Ике өйле үсемлек: ата күркә – кыска ян бәбәкләр очында, ана күркәләр – җиләксыман (күркә-җиләк), эчендә өч орлыгы бар. Өлгергән күркә-җиләк зәңгәрсу-кара төстә, балавыз куныгы бар. Май-июньдә серкәләнә, күркә-җиләкләр акрын үсәләр, икенче елга тәмам өлгереп җитәләр. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән, культурада чыбыкчадан, үрентедән үрчиләр. Суыкка, корылыкка чыдам булуы белән аерылып тора, туфракка талымчан түгел. 500 елга кадәр яши. Сусыл җиләксыман күркәләре кошларны, бигрәк тә миләш чыпчыкларын үзләренә җәлеп итә.

Бәбәкләрендә, ылысларында, күркә-җиләкләрендә эфир мае, гликозидлар, органик кислоталар, сумалалар бар.

Күркә-җиләкләре фәнни һәм халык медицинасында какырык куптару, бәвел, үт кудыру чарасы буларак кулланыла.

Артышның антисептик тәэсире бар, һаваны чистарта.

Декоратив үсемлек.

Гади артыш