Җимеш культурасы. Татарстанда культуралы сортларның күбесе керә торган йорт алмагач, урман алмагач һәм слива яфраклы яисә кытай алмагач төрләре киң таралган.

Алмагачларның биеклеге бакчаларда 3,5-5 м, кыргый хәлдә 7-10 м га җитә. Алмагачның тамырлары яхшы үсә, 3 м га кадәр тирәнгә китә. Утыртканнан соң 4-7 елдан алма бирә башлый. 12-18 елдан соң тулысынча уңыш бирә. Чәчәк бөреләре көздән нигезләнә, майның 3 нче декадасында чәчәк ата. Чәчәкләре эре, ике җенесле, ак яки алсу төстә, чатырсыман чәчәк төркеменә 5-12 данә булып җыела.

Җимешләре зурлыгы, формасы, төсе (бертөсле, төрле төсле, кызылның төрле төсмерләре) белән аерылалар. Җәйге сортлары – августның икенче яртысында, көзгеләре – сентябрьнең беренче яртысында, иртә өлгерә торган кышкылары – сентябрьнең икенче яртысында, кышкылары октябрьдә өлгерә. Җәйге сортлар 2 атна, көзгеләре 1-1,5 ай, иртә өлгерә торган кышкылары 2-3 ай, кышкылары март-апрель ахырына кадәр саклана.

Татарстан шартларында алмагач кышка чыдамлыгы һәм озак яшәве белән (30-35 ел) аерылып тора. Татарстанның барлык җимеш мәйданының 85% ын били.

Алмада 15-16% коры матдәләр (10-12% шикәр, 0,2-1,6% органик кислоталар, 10-30 мг% С витамины, пектин, дуплау матдәләре һәм башкалар) бар.

Алмалары яңа өлгергән килеш һәм эшкәртелеп (киптереп, җебетеп, кайнатма, джем, повидло, сок, шәраб һәм башкалар) кулланыла.

Алмагачның туфрак уңдырышлылыгына таләпчәнлеге уртача. Уртача һәм авыр – балчыксыл селтесезләнгән кара туфраклы, соры һәм кызгылт-соры урман, кәсле-көлсу, ачылыгы аз булган яисә нейтраль (рН 6-7) туфрак алмагач өчен иң яраклы дип санала. Алмагач үстерү өчен иң уңайлы район – Идел алды төбәге (Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Тәтеш).

Алмагачны ялгап үрчетәләр. Ялганма сыйфатында «Мәскәү грушовкасы», әнисләр һәм эре алмалы кытай алмагачларының чәчкеннәре алына. Алмагач, башлыча, умарта кортлары ярдәмендә серкәләнә. Алмагач уртача дымлылыкны ярата, фәкать коры җәйләрдә генә сугаруга мохтаҗ. Дым саклау өчен көзге сугаруны ел саен уздырырга кирәк. Туфракта артык дымлылык хлорозга китерә, яфраклар вакытыннан алда коела, актив тамырлар чери.

ТРда җәйге сортлардан – «Мәскәү грушовкасы», «Июльское Черненко», «Солнцедар»; иртә өлгерешле – «Буй-буй әнис»; көзге – «Боровинка», «Алсу әнис», «Волжская красавица», «Осеннее полосатое»; соң өлгерешле – «Жигулёвское»; иртә өлгерә торган кышкы – «Гади Антоновка»; кышкы – «Башкорт чибәре», «Татар ренеты» сортлары үстерелә.

3,5-4 м дан артык үсмәслек итеп һәм яктылык тигез төшсен өчен ботакларын пространствода тигез калдырып, системалы рәвештә алмагач ябалдашын формалаштырып кисеп тору кирәк. Мондый ябалдаш югары уңыш алырга һәм кышка чыдамлылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бакчада алмагачны 6х6 м ара калдырып утырту отышлы.

Төп корткычлар – алмагач чәчәкашары һәм алмагач җимешашары. Аерым елларда алмагач яфракларын алмагач көясе һәм парсыз ефәк күбәләге зарарлый. Авырулардан иң зыянлысы – кутыр авыруы, бигрәк тә җәй дымлы килгән елларда киң тарала.