Күбесенчә күпьеллык үләннәр, ярым куакчыклар һәм куаклар. 100 дән артык ыругы һәм 1,5 меңләп төре билгеле, бөтен җир шары буйлап, күбрәк уртача һәм субтропик поясларның тозланган урыннарында таралганнар.

ТРда 11 ыругтан 39 төре бар.

Тамыры, нигездә, үзәк, киң тармаклы. Кайбер ыругларның тамыры үсеп җәелүгә, юанаюга сәләтле, мәсәлән, чөгендер. Орчыксыман һәм бүлбесыман тамырлар бассиядә, алабутада очрый. Сабаклары күбесенчә туры. Яфраклары чиратлашкан, гади, төпчек яфраклары юк, формасы буенча бик күп төрле – безсыман һәм кыяклы каты яфраклардан алып киң, оваль, итләч, тешле читлеләргә кадәр. Чәчәкләре бер яки ике җенесле, вак, ямьсез, яшел яки сары төстә, ялгыз, башаксыман, чуксыман яки себеркәчсыман чәчәк төркеменә җыелган аз чәчәкле йомгакларда. Чәчәк тирәлеген 1-5 яшькелт яки аксыл-элпәсыман яфракчыклар тәшкил итә. Җимеше – чикләвекчек, кайбер төрләренең (чөгендер, шпинат) җимешләре тәлгәштә кушылып үсә.

Алабутачалар хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Иң әһәмиятле төре булып чөгендер санала, техник (шикәр алу өчен төп чыганак), яшелчә һәм терлек азыгы буларак файдаланыла.

Алабутачалар арасында көтүлек (тозлак, дөя үләне), дару (алабута), декоратив (чыбык үлән) үсемлекләр бар.

Алабута һәм онлычаларның кайбер төрләре – басу һәм бакчалардагы чүп үләннәр.

Яткын чыбык үләне, гади терескен ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).