250 дән артык төре билгеле; уртача җылы климатлы районнарда таралган.

Татарстанда 10 төре үсә: Оше алабутасы (A. aucheri), бакча алабутасы (A. hortensis), киң яфраклы алабута (A. latifolia), яр буе алабутасы (A. littoralis), озынча яфраклы алабута (A. oblongifolia), әрсез алабута (A. patens), җәенке (йомшак) алабута (A. patula), алсу алабута (A. rosea), уксыман яфраклы алабута (A. sagittata), татар алабутасы (A. tatarica).

15-150 см биеклектәге берьеллык үләннәр, теофитлар. Торак йортлар арасында, юл буйларында, елга ярларында, тау битләрендә, чүплекләр тирәсендә, катыр туфраклы болыннарда үсәләр. Орлыктан үрчиләр. Йомшак алабутаның бер үсемлеге 600 гә кадәр орлык бирә, бу орлыклар туфракта 3-4 ел буе шыту сәләтен югалтмый.

Терлек азыгы һәм дару үләне буларак әһәмияткә ия, баллы үлән.

Бакча алабутасы – декоратив үсемлек.

Йомшак алабута, татар алабутасы – чүп үләннәр: басу һәм бакчаларны каплап үсәргә мөмкин.

Җәенке алабута