- РУС
- ТАТ
(Molinia), кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
10 нан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Американың уртача һәм салкын поясларында таралганнар.
ТРда бер төре – зәңгәр ала кыяк (M. coerulea) Кама алдында һәм Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Нарат урманнарында, киселгән урман аланнарында, торфлы җирләрдә үсә.
30-120 см озынлыктагы үсемлек. Кыска тамырчалы. Сабагы буынсыз, туры, шома. Яфраклары каты, тар, ак белән әйләндереп алынган соргылт-яшел төстә. Яфрак кыякчыгы төбеннән үк диярлек төкләр рәтенә күчә. Себеркәчләре кысынкы, башакчыклары карасу-миләүшә төсендә.
Шактый көпшәк кәс хасил итәләр. Июль-сентябрьдә чәчәк ата.
Декоратив; терлек азыгы.
Зәңгәр ала кыяк
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.