- РУС
- ТАТ
(Leucanthemum), болын ромашкасы, оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
20 ләп төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган.
ТРда бер төре билгеле – гади ак чәчәк (L. vulgare) – барлык районнарда да очрый. Коры үзәнле болыннарда, урман аланнарында, елга тугайларында үсә.
Сабагы туры, күбрәк ялгыз, ботаксыз, 15-60 см озынлыкта. Яфраклары чиратлашкан, тамыр янындагылары – озын саплы һәм каяулы, сабактагылары – утырма, озынча. Сабак очында ялгыз зур кәрзине бар. Кырыйдагы телсыман чәчәкләре ак, уртадагы көпшәсыман чәчәкләре сары төстә, серкәчләре һәм жимшәне бар. Җимеше – сырлы орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрь айларында өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи.
Яфракларында аскорбин кислотасы, каротин, орлыкларында май бар.
Үсемлек бәвел кудыру, авыртуны басу, ялкынсынуга каршы, җәрәхәтне төзәтү үзлекләренә ия.
Баллы үсемлек.
Бакчадагы катмарлы төрләрен декоратив үсемлек буларак үстерәләр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.