100 дән артык төре билгеле, Евразиядә һәм Көньяк Африкада, беркадәр Төньяк Америкада таралганнар.

ТРда 4 төре үсә. Кыргый агулы билчән (компас үлән) (L. serriola) һәм татар агулы билчән (L. tatarica) республиканың барлык территориясендә, тозлак агулы билчән (L. salignа) һәм себер агулы билчән (L. sibirica) – Кама һәм Идел алды төбәкләрендә очрыйлар. Ташландык, чүпле урыннарда, су буйларында, басу, юл тирәләрендә үсәләр.

30-120 см озынлыктагы үләнчел үсемлекләр. Сабаклары туры, төкчәле. Яфраклары чиратлашкан, бөтен яки уемтыклы каурыйсыман – бүленмә, артка бөгелгән өлешле һәм сабакны уратып алган уксыман нигезле. Чәчәкләре тонык сары төстә, сирәк себеркәчтә урнашкан вак кәрзиннәргә җыелган. Җимеше – йөнтәс орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре июль-октябрьдә өлгерә. Вегетатив юл белән һәм орлыктан үрчиләр.

Агулы, үсемлекнең бөтен җирендә дә ак сөтчел сыекча бар.

Халык медицинасында кыргый агулы билчән төнәтмәсе тынычландыру, эч йомшарту, бәвел кудыру чарасы буларак файдаланыла.

Чүп үлән, терлек азыгы.

Себер агулы билчән ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).