40 лап төре билгеле, Европада, Азиядә, Урта диңгез буенда һәм Төньяк Америкада киң таралган. ТРда бер төре – сары ачыкый (P.hieracioides) һәр районда очрый. Коры болыннарда, аланнарда, көньяк сөзәклекләрдә үсә.

30-100 см озынлыктагы үсемлек. Сабагы туры, кырлы, каты төкләр белән капланган. Аскы яфраклары озынча, ланцетсыман, сабактагылары эллипс-ланцетсыман. Чәчәкләре ачык сары төстә, кәрзиндә, калкансыман-себеркәчле чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – орлыкча. Июль-август айларында чәчәк ата.

Ачыкыйда алкалоидлар бар.

Халык медицинасында бәвел кудыру, үт кудыру, авыртуны басу өчен файдаланыла.

Баллы үсемлек.