Абагасыманнарның күпчелеге – күпьеллык үләнчел яисә агаччыл үсемлекләр. 300 ләп ыругы, 12 меңнән артык төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап таралганнар. Иң күп төрләре дымлы тропикларда һәм субтропикларда.

ТР территориясендә 9 семьялык төре очрый: күбаяклылар, тәңкәяфраклылар, елан абагасыманнары, оноклеячәләр һәм башкалар. Урман кырыйларында, чокырларда, сазлы болыннарда, сулы яр буйларында үсәләр.

Җир астындагы органнары - өстәмә тамырлар, тамырчалар. Яфраклары каурыйсыман телгәләнгән, үсә башлаганда әкәм-төкәмсыман спиральне хәтерләтә, үсә-үсә ачыла. Яфракларының аскы ягында үрчү органнары – соруслар дип аталган күч-күч булып җыелган спорангияләр урнашкан, сорусларның формасы һәм урнашуы һәр төр өчен аерым. Яфракның аскы ягында яки кырыйларында урнашкан спорангияләр бер яки күп оялы була. Абагасыманнар вегетатив юл белән (яфрактагы җенессез үрчү бөреләреннән) һәм тамырча өлешләреннән үрчи. Чәчәк атмыйлар. Куе куаклыклар хасил итәләр, ел саен 1 гектарга 2 т га кадәр коры матдә җитештерәләр.

Абагасыманнарның күбесе – декоратив.

Кайберләре агулы.

Ата абага – ​​​​​​ дару үләне.

Абагасыманнарның 11 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).