Кама елгасыннан көньякка таба, Югары Тәкермән авылы (Минзәлә районы) янында урнашкан. 1932, 1940 һәм 1956 елларда тикшерелә.

Югары-Тәкермән чыганагы 0,75×3 км размердагы тар субмеридиональ сузылган линзасыман формага ия. 2,85–6,85 м калынлыктагы балчыклы катлам белән бүленгән ике горизонталь рәвештәге күмер катламы булып ята. 5,5–18 м тирәнлектә яткан түбәнге катламның калынлыгы 0,05 м дан 0,95 м га кадәр,  7,10–14,2 м  тирәнлектә яткан югары катламның калынлыгы 0,05 м дан 0,8 м га кадәр үзгәреп тора.

В категориясе буенча запаслар 328 мең т тәшкил итә (1956). Күмер тыгызлыгы 1 млн т/км2. Югары Тәкермән чыганагының көньяк-көнбатышка таба дәвамы булып геологик төзелеше һәм күмер сыйфаты белән охшаш булган Чыршылы көрән күмер чыганагы санала. Түбәнге катлам запаслары 0,141 млн т. 

Чыганаклардагы күмер кызгылт көрән-кара, тыгыз, җил белән ашалуга җиңел бирелүчән җир массасыннан гыйбарәт, еш кына аларда лигнит рәвешендәге үсемлек калдыклары һәм төче сулыклар моллюсклары кабырчыкларының сыныклары сакланган.  

Күмернең сыйфаты: дымлылыгы 34,3–53,8%, көллелеге 8,7–51%. Күкерт – 2,9–5, кокс – 22–35, очучан матдәләр 42,8–70,1% ка кадәр бар. Чагыштырма яну җылылыгы 24,6–25,7 Мдж/кг.

Эшкәртү штольня һәм кечкенә шахталар ярдәмендә мөмкин. Югары Тәкермән чыганагы күмерләре җирле әһәмияткә ия һәм ашламалар сыйфатында кулланыла ала.

Автор – Р.Р.Хасанов