Башлыча, Төньяк ярымшарда таралган.

Караңгы ылыслы һәм якты ылыслы урманнарга аерыла.

Караңгы ылыслы урманнар чыршы, ак чыршы, эрбет наратларыннан (эрбет) тора. Аларның куе ябалдашлары, агачларның нык кысылганлыгы яктылыкның аз булуына, урманның аскы ярусы һәм туфракның начар җылынуына китерә. Шунлыктан караңгы ылыслы урманнарда куаклык һәм тере туфрак өсте капламы күләгәгә чыдам үсемлекләрдән (яшел мүкләр, кара җиләк, кымызлык һәм башкалар) тора, ә туфрак өслегендә, гадәттә, калын урман түшәлмәсе барлыкка килә. Чыршылыклар тайга зонасы табигатен хәтерләтә, чиста, кайвакыт Себер акчыршысы һәм аз гына яфраклы токымнар катнашы белән урманнар хасил итә. Балчыксыл һәм комсу, чагыштырмача 1,5–2 м һәм тирәндәрәк ятучы грунт сулы кәсле туфракларда үсәләр. ТРда урыны белән Себер акчыршысы катнашындагы караңгы ылыслы чыршы утыртмалары, Кама алдындагы катнаш урманнар зонасында, Пермь системасы карбонат токымнарындагы уңдырышлы туфраклы тау битләрен һәм субүләр платоны били. Өстенлекле урман типлары чыршылыклар һәм катлаулы акчыршылыклар — юкәле, сирәк кенә — чикләвек куаклы һәм имәнле, шулай ук чыршылык-яшел мүклеләрдән гыйбарәт. Элек караңгы ылыслы урманнар Кама алдының төньяк өлешендә өстенлек итүче формация була. Әмма Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чорда зур күләмдә кисү эшләре бара, 1966 елга аларның мәйданы 17,3 мең га га кадәр кими һәм урман белән капланган мәйданның бары тик 1,8 % ын гына тәшкил итә. 1970 елларда республикада чыршылыклар утырту башлана, 2000 еллар ахырына аларның мәйданы 78 мең га (6,8%) тәшкил итә. Караңгы ылыслы урманнар — мөһим чимал базасы. Чыршы үзагачы — целлюлоза-кәгазь сәнәгате, агач материаллары, төзелеш агачы өчен төп чимал.

Якты ылыслы урманнар яктылык яратучы ылыслы токымнардан: нарат һәм карагайдан тора. Ябалдашының сирәк ботаклы булуы һәм агачларның чагыштырмача тыгыз урнашмавы сәбәпле явым-төшемнәр һәм җылылык туфрак өслегенә күбрәк үтеп керә. Куе куаклык һәм тере туфрак өслеге капламының (кара җиләк, нарат җиләге, яшел мүкләр, энҗе чәчәк, лишайниклар һәм башкалар) бай булуы хас. Якты ылыслы урманнар тигезлектә, тауларда, сазлык һәм комнарда үсәләр, тундрадан дала зонасына кадәр киң географик һәм эдафик диапазоннарга ия. ТРда якты ылыслы урманнарның мәйданы 190,1 мең га (урман белән капланган мәйданның 16,8%ы), шул исәптән нарат урманнары — 185,7 мең га, карагай урманнары — 5,4 мең га. Табигый наратлыклар Идел, Кама, Вятка, Мишә, Казансу елга террасаларының комлы һәм комсу туфракларында үсә. Аеруча лишайник-мүкле, мүкле, куаклы, юкәле, чикләвек куаклы, өрәңгеле наратлыклар таралган. ТРның барлык урманчылыкларындагы урманнарда нарат һәм карагай культуралары бар. Наратлыклар һәм карагай урманнары югары продуктивлыкка ия, 1–1а бонитет классы агачлар өстенлек итә. Якты ылыслы урманнар саклагыч һәм санитария-гигиена функциясен башкаралар, яхшы физик-механик үзлекләргә ия эш агачы алу чыганагы булып торалар.