ТРда – елга, күл, сусаклагыч, сазлык, буа, җир асты сулары, туфрак дымы, кар капламы сулары.

ТР су ресурсларының гомуми күләме (берьюлы куллану запасы) – елга (агым) сулары – 0,26 км3, күл – 0,028 км3, сусаклагыч (Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш сусаклагычларының тулы күләме) – 70,31 км3, буалар – 3,1 км3, актив су алмашы зоналарындагы җир асты сулары – 2,4 км3.

Берьюлы куллану запасыннан тыш су әйләнеше процессында өзлексез яңартылып торучы су ресурсларының запаслары бар, аларның төп өлешен җир асты, яңгыр һәм кар сулары тудырган елга агымы тәшкил итә. Күпьеллык күзәтүләр буенча ТР территориясендә формалашкан су агымының уртача еллык күләме 8,1 км3 тәшкил итә.

Су ресурслары ике төрле формада кулланыла: судан файдалану һәм суны куллану.

Судан файдалану су объектларыннан суны алмыйча гына бара (гидроэнергетика, су транспорты, балыкчылык, туризм).

Суны куллану аны су агымыннан яки җир асты сулары бассейнына әйләнеп кайтармаслык итеп, шулай ук сыйфаты үзгәртелгән суны өлешчә яки тулысы белән су алган урыннан үзгә җиргә кире кайтарырлык итеп алу белән бәйле.