Арча һәм Балтач районнары территориясендә урнашкан.

1965 елда оештырыла.

Мәйданы 14,4 мең га, шул исәптән урманнар — 10,8 мең га, су-сазлык — 7 га.

Поши, кабан дуңгызы, төлке, янутсыман эт, бурсык, сусар, сәләүсен, сасы көзән, Америка чәшкесе, тиен, ак куян, көртлек, боҗыр; ТРның Кызыл китабына кергән төрләрдән ак ябалак яши.