- РУС
- ТАТ
саз газы, рудник газы, янучан табигый газ
Җир кабыгында ирекле тупланмалар (ятмалар), эрегән (нефтьтә, пластларда һәм җир өсте суларында), сибелгән, бөртексыман (токымнар, органик матдәләр) һәм каты (газлы гидратлы) халәттә очрыйлар.
Җир астында метаносфера хасил итә (1982 елда Казан галиме Б.М.Йосыпов тарафыннан билгеләнә).
Һава буенча тыгызлыгы 0,555 (20 °C та). Эрү температурасы 182,5 °C, кайнау — 164,56 °C, критик — 82,4 °C, кабыну — 187,8 °C, ялкынсыну — 837,8 °C, таркалу температурасы 600 °C. Нефтьтә эрүчәнлеге суга караганда 10 тапкыр күбрәк. Чагыштырмача яну җылылыгы ташкүмергә караганда 2,5 тапкыр зуррак (50,5 МДж/кг). Һава белән бергә (5–16% булганда) шартлаучан катнашмалар хасил итә, бу исә шахталарда һәм казылмаларны баета торган комбинатларда шартлауга китерә. Метанның төп массасы сибелгән органик матдәне, күмер һәм нефтьне микроорганизмнар таркатуы вакытында, шулай ук Җирнең тирәндәге зоналарында барлыкка килә.
Татарстан территориясендә янучан газ (CH4) чыгышлары XIX йөз башыннан билгеле: Зөя районы территориясендә газ кабынып китә, 2 ел дәвамында сүндерә алмыйлар, һәм авыл башка урынга күчерелә. XIX йөздә Пермь утырмаларында бораулау вакытында һавага метан чыгу күзәтелә. XX йөздә метан катнашмалары палеозойның борынгы утырмаларында һәм кристаллик нигезнең чатнаган токымнарында билгеләнә.
Метан химия сәнәгате продуктлары: хлороформ, ацетилен, формальдегид, корым һ.б. алу өчен чимал һәм ягулык буларак кулланыла.
Шулай ук кара: Янучан табигый газлар.
Юсупов Б.М., Веселов Г.С. Размещение нефтяных месторождений Татарии. М., 1973.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.