Мөслим районы территориясендә Наратасты авылы янында.

1994 елда оештырыла.

Мәйданы 468 га. ТРның Кама аръягы шартлары өчен уникаль, яхшы сакланган нарат урманы. Ык елгасы зур борылма хасил иткән урында, уңъяк ярының комсу утырмаларында урнашкан. 1 нче яруста — аерым агачларның яше 120 һәм күбрәк тә булган наратлар, 2 нче яруста чыршы, имән, юкә, каен үсә. Куаклардан — шомырт, кабар агачы, гөлҗимеш, миләш. Үлән капламында дала үсемлекләре, шул исәптән сүсән солыча (типчак) очрый.

Наратасты урманы территориясендә ял базалары, балалар өчен җәйге сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан.