Кайбыч районының төньяк-көнбатышында Гөбенә һәм Бәрле елгалары арасында урнашкан.

Мәйданы 20,2 мең га, шул исәптән урманнар 3,4 мең га җир били. 1963 елда оештырыла.

Поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, ак куян, үр куяны, төлке, сусар, соры кыр тавыгы, көртлек саклана.