Сазлык шартларында җыелган һәм тулысынча таркалып бетмәгән үсемлек калдыкларыннан барлыкка килә.

Төсе сары-көрәннән кара-сорыга кадәр. Структурасы җепселсыман яки аморф халәтендә. Дымлылыгы 75–95 %. Күзәнәклелеге 70–80 % ка кадәр.

Составында: минераль кушылмалар (балчык, кварц, гипс һәм башкалар) 18% ка, углерод — 60%, А битумы — 14%, гумин кислоталар — 47%, лигнин 30% ка кадәр, рН 2–7, көллелеге 11–15%. Торф көрән күмерләрдән дымлылыгының югары һәм үсемлек өлешләренең күбрәк булуы белән аерыла.

Югары (калкулыклы урыннарда), түбәнге (елга һәм болын үзәннәрендә) һәм күчмә типларга; урман, урман-баткаклык һәм баткаклык астипларына; агачлы, күрәнле, мүкле һәм башка төрләргә аерылалар.

Татарстан территориясендә сазлыклана башлаганнан алып тулысынча калын келәм белән капланган күл-сазлыклар киң таралган. Торф чыганаклары елга тугайларына һәм террасаларына туры килә. Түбәнге типтагы чыганаклар (ресурсларның 95%ы), агачлы-үләнле һәм үләнле төрләр өстенлек итә.

Файдалы горизонтларның калынлыгы 6,3 м га, озынлыгы 12 км га кадәр җитә. Торф составында югары концентрацияле Mn (1%), Cu (0,05% ка кадәр) һәм башка микроэлементлар бар. Якынча 900 чыганак ачыкланган, шуларның 201 е эшкәртелә, 685 чыганактагы запаслар 62 млн т тәшкил итә. 1989 елда якынча 50 чыганак эшкәртелә (торф чыгару 2 млн т га җитә), 2009 елда «Аккүл» (Тукай районы, 0,8 млн. т) чыганагы гына эшкәртелә. 10 ел эчендә 19 млн т чыгарыла.

ТРда торф, башлыча, эшкәртелмәгән килеш ашлама сыйфатында, туфрак мүлчәләү, теплица һәм парниклар өчен грунт һәм субстрат җитештерүдә, торф-кәсле келәмнәр, хайван һәм кошлар астына түшәмә буларак, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр саклауда файдаланыла.