Лениногорск районының Спиридоновка авылыннан 0,5 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

1978-1979 елда ачыла, 1983-1986 елларда җентекләп тикшерелә.

Җиңелчә битум сеңгән комташлар битумлы токымнар булып тора; Пермь системасы Казан ярусының түбән катламына туры килә.

Файдалы катламның калынлыгы 4,5-15,2 м, уртача – 8,9 м. Ачылма токымнарның уртача калынлыгы 7,4 м, комташ һәм известьташ катламнары булган балчыксыл токымнардан тора. Токымнарның битум белән туенганлыгы 1,4-8,4% тәшкил итә.

Нигездә, битумнар мальталар классына, сирәк кенә – асфальт һәм оксидлашкан югары үзле нефтьләргә карый. Аларны асфальт-бетон кушылмасының минераль өлеше компоненты буларак куллану күзәнәкле 1 һәм 2 нче маркалы асфальт-бетон алырга мөмкинлек бирә.

1987-2001 елларда үзләштерелә. Хәзер чыганакның 545,5 мең м3 запаслары ТР җир асты байлыкларының бүленмәгән фондында исәпләнә.