Мамадыш районы территориясендә урнашкан. Татар гөмбәзенең Төньяк күтәрелмәсенең көнчыгышка караган сөзәклегенә туры килә.

1965 елда ачыла. 1992 елдан эшкәртелә.

Сәнәгый нефтьлелеге югары девонның терригенлы (кын) һәм карбонатлы (мендым һәм семилук горизонтлары) токымнары белән бәйле. 13 ятма ачыкланган, шуның 5 се эшкәртелә.

Уртача яту тирәнлеге – 1633 м (мендым) һәм 1700 м (кын горизонты). Ятмалар буенча нефтьле мәйдан 8,4 тән (семилук) 41,8 млн. м2 га (кын) кадәр тәшкил итә.

Типлары буенча ятмалар катламлы гөмбәзсыман һәм структур-литологик.

Коллекторлар күзәнәкле һәм куышлы-ярыкланган типта. А+В+С1+С2 категорияле башлангыч чыгарылучы нефть запаслары 4,1 млн т дан артык.

Скважиналар дебиты тәүлегенә 35 т. Нефтьнең тыгызлыгы 0,829-0,87 т/м3, күкерт күләме 1,5 тән 3,1% ка кадәр, парафин – 4-4,1%. Иярчен газ күләме (моляр өлеш, %): метан 48,4-54,2, этан һәм пропан 31-42.

Барлыгы 900 мең т дан артык нефть чыгарыла.