Җылытылган халәттә ванналар һәм аерым урыннарга аппликация рәвешендә дәвалау максатларында кулланыла.

Геологик процесслар йогынтысында табигый шартларда барлыкка килә. Шифалы ләмнәрнең составында диаметры 0,0001 мм дан зуррак (балчыксыл һәм комсыл, кальцит, доломит, гипс кристалликлары) булган каты кисәкчекләрне берләштерүче кристаллик скелет; 0,0001 дән 0,00002 мм га кадәр үлчәмле кисәкчекләрдән торучы коллоидлы комплекс (тимер сульфиды, тимер гидросульфиды, алюминий һәм тимер гидрооксидлары, кремний кислотасы, гумус, бик вак балчыксыл кисәкчекләр); ләм эремәсе (су, суда эрегән тозлар һәм органик матдәләр, кайвакыт биологик актив газлар) бар.

Шифалы ләмнәр биоколлоидлар барлыкка китерүче күптөрле микроорганизмнардан тора, аларның тереклек эшчәнлеге продуктлары исә микробларга каршы тору үзлегенә ия. Шифалы ләмнәрнең төп үзлекләре: йомшаклык, үзлелек, ябышкаклык, югары җылысыешлыклык, җылы үткәрүчәнлек.

Шифалы ләмнәр суда эрүче тозларның (төче су, түбән, уртача һәм югары минеральләшкән сулар) һәм сульфидларның күләме, мохит реакциясе (pH), ләм эремәсенең ион составы, шулай ук көллелек һәм көл составы (торфлар һәм сапропельләр) буенча классификацияләнә.

ТРда Шифалы ләмнәрнең 8 чыганагы бар, иң зурлары: Тәбәрле-3 (Әгерҗе районы), Югары Мочажина (Лениногорск районы). Ләм белән дәвалау ихтыяҗын Зәңгәр һәм Исемсез (Биектау районы) күлләренең лайлалы ләмнәре, торфлы ләм чыганаклары: Тәбәрле-3, Бәкер (Лениногорск районы) һәм Азнакай районы сазлыклары канәгатьләндерә.