Шөгер авылы янында (Лениногорск районы) урнашкан.

Татарстан территориясендә иң борынгы чыганакларның берсе. XVIII йөздән билгеле. Битумның сәнәгый ятмалары 1870 елда ачыклана.

Баланс запасы 192 мең т (1949). Пермь системасы Уфа ярусы утырмаларындагы төп ятмалар битумлы комташлардан тора.

Сәнәгый катламның уртача яту тирәнлеге 93 м, калынлыгы 1,5-5 м. Битумга туенганлык 3,2%.

Күбесенчә битум сумала-асфальтлы типта, тыгызлыгы 0,984 т/м3, составында V, Ni һәм башка элементлар бар.