Эчтәлек

Кайвакыт бормалы ак сызыклы, төрле төсмердәге көрән, яшькелт, алсу төстә. Төсе органик матдәләрнең яки тимер оксидларының кушылмаларына бәйле. Кайбер төрчәләрнең үтә күренмәлелеге 1–1,5 см. Катылыгы 3–3,5. Пыяласыман ялтыравыклы. Мәрмәр оникс җиңел киселә, яхшы шомартыла һәм ялтыратыла.

Мәрмәр оникс чыганакларының шактый өлеше яшь вулканнар районнарына туры килә һәм СаСОутыру нәтиҗәсендә кайнар сулардан барлыкка килә. Мәрмәр оникс карбонат токымнарына күзәнәкләр һәм ярыклар аша салкын суларның инфильтрациясе вакытында алардан да утырырга мөмкин. Мәрмәр ониксның катламсыман, саркымлы (мәгарә) һәм тамырлы (ярыклы) чыганакларын аерып йөртәләр. Чыганаклары Алжирда, Пакъстанда һ.б. урыннарда билгеле. Россиядә мәрмәр оникс чыганаклары Иркутск өлкәсендә, Саха Республикасында, Красноярск краенда үзләштерелә.

Мәрмәр ониксның иң зур чыганагы — Пичкас мәрмәр ониксы чыганагы Татарстан территорияседә урнашкан (Спас районы). Шулай ук Кама Тамагы, Биектау һ.б. районнарда 20 дән артык вак ятмалар бар. Мәрмәр оникс ятмалары Пермь системасы Казан ярусының карбонатлы, сирәк кенә комсу токымнарында билгеләнә. Алар гиперген (җир өслегенә якын) токымнарга карый һәм төп 3 морфогенетик типта билгеләнә: мәгарә-карст, ярыклы-шуышма һәм цементлашу зонасында инфильтрацион-ярыклы. Мәрмәр ониксның Пичкас чыганагы мәгарә-карст тибына карый һәм югары декоратив үзлекләре белән характерлана.

Декоратив-сәнгати сыйфатлама төсләрнең ачыклыгы, аларның капма-каршылыгы, рәсем тибы һәм кимчелекләрнең булу-булмавы белән билгеләнә. Кимчелекләргә күзәнәкләр, ярыклар, чит кушылмалар, тонык рәсемнәр керә. Мәрмәр оникс көнкүреш һәм сәнгать эшләнмәләре — ваза, шкатулка, шәмдәлләр, муенса, кулоннар һ.б. ясау өчен, шулай ук  декоратив тышлау материалы буларак кулланыла.

Әдәбият      

Геология твёрдых полезных ископаемых Республики Татарстан. К., 1999.

Автор —  А.В.Шишкин