Опал-кристобалиттан торган кремнеземның бик вак (0,005 мм дан аз) кисәкчәләреннән тора.

Тыгызлыгы 1100-1600 кг/м3, күзәнәклелеге 55% ка кадәр, гадәтиләренең ныклыгы 5-20 МПа, төсе аксыл сорыдан кара сорыга кадәр. Суда юешләнми.

Сәнәгати күзәнәкле чакматашның составында опал-кристобалит 50-90%, балчыксыл минераллар 10-40%, вакланган (күбесенчә кварцлы) материаллар 10-20% ка кадәр була.

Сәнәгать ресурслары Идел буе, Россиянең Үзәк һәм Көньяк-көнбатыш районнары, Урал, Сахалин, Үзәк һәм Көнбатыш Европаның (Англия, Франция, Германия), Кытай һәм башкаларның палеоген һәм югары акбур утырмалары белән бәйле.

Күзәнәкле чакматаш Татарстан территориясенең көньяк-көнбатыш өлешендә (Бизнә, Чынлы елгаларының югары агымында) югары акбур утырмаларында табылган. Продуктив катламның калынлыгы 20-38 м. Татар-Шатрашан чыганагы ачыкланган, А+В+С категорияләре буенча баланс запаслары – 88,3 млн т. Цеолит һәм карбонатлылардан цеолитлы мергельләргә кадәрге күзәнәкле чакматаш хас.

ТРда күзәнәкле чакматашның ресурслары 0,5-0,6 млрд м3 тәшкил итә.

Кулланылышы: цемент җитештерүдә актив гидравлик кушылмалар, ашламалар кулланганда мелиорантлар һәм пролонгаторлар, майларны һәм башкаларны чистарту, сыек пыяла, волластитлы керамика, терлек азыгы җитештерү өчен адсорбентлар (бөртекле һәм порошоксыман).