Составында балчыклы кисәкчекләр һәм вакланган материаллар 10–30 % (массасы буенча) була.

Ком бөртекләре һәм тузан кисәкчекләренең составы буенча — эре, вак комлы һәм тузансыман комсыл балчыкка аералар. Килеп чыгышы, гадәттә, континенталь.

Татарстан территориясендә комсыл балчыкның уннарча чагылмасы һәм чыганаклары ачыкланган, шулардан Алабуга-2, Афанасьев (Алабуга районы), Буа-6 (Буа районы) һәм башкалар файдаланыла.

Табигый чыганаклардан тыш, комсыл балчыкның эре карьерлардан (Ворошилов, Биклән һәм Элеватор) ачык ысул белән чыгарылучы техноген чыганаклары билгеле.

Комсыл балчык кирпеч һәм чүлмәк савытлар җитештерүдә кулланыла.