Составында Au, Sb, Bi һәм башка катышмалар бар.

Ак агачсыман агрегатлар, бөртек һәм башка формалар рәвешендә. Катылыгы 2–3. Тыгызлыгы 10,1–11,1 г/см3.

Табигатьтә саф килеш (20 т га кадәр авырлыкта) һәм төрле минералларда катышма рәвешендә очрый.

Көмеш Татарстан территориясендә Вятка-Кама бакыр зонасында табылган югары Пермь утырмаларының сульфидлы минераллары һәм органик матдәләр составына керә. Бу зонада 218 табигый һәм 100 техноген руда чагылмаларыннан торган 80 бакыр участогы ачыкланган. Табигый зоналарда көмеш — Кама аръягында (30 г/т га кадәр) бакыр рудасы кырларында (Сарман һәм Чатыр Тау), Кама алдының Синтәк авылы янында (34 г/т) күмерле-балчыклы катламда аеруча күп; техноген руда җыелмаларында — бакыры алынган тау токымнары өемнәрендә: төерләрдә (кон­крецияләрдә 386 г/т га кадәр), руда токымнары ватыкларында (1000 г/т га кадәр) билгеләнә.

Көмеш акча сукканда, зәргәр һәм көнкүреш әйберләре, лаборатория савытлары ясаганда, электро- һәм радиотехникада, медицинада һәм башкада кулланыла.