Утырма токымнар катлам (пласт) яки калын катламсыман һәм линзасыман ятмаларда ята. Текстурасы җирсыман, авыр, катламлы һәм бөртекле. Төзелеше бертөрле, буй-буй. Төсе көрәннән соры-карага, ялтыравыгы тоныктан металлсыманга кадәр. Катылыгы 1–3, тыгызлыгы 0,92–1,7 г/см3.

Метаморфизм дәрәҗәсе буенча

  • көрән күмер,
  • ташкүмер,
  • антрацитларга бүленә.

Казылма күмерләрнең 3 меңнән артык чыганагы һәм бассейны билгеле. Аеруча зур ресурслар Кытай, АКШ, Һиндстан, Австралия, Россиядә (дөнья ресурсларының 30% тан артыгы).

РФнең 24 субъектында 300 млн т га якын күмер чыгарыла, яртысыннан артыгы Кузбасста.

ТР территориясенең көнчыгышы Кама күмер бассейнының шактый өлешен били (Төньяк-Татар, Көньяк-Татар һәм Мәләкәс күмер төбәкләре). 105 ятма ачыкланган, шул исәптән девон утырмаларында — 1, карбонда — 95, Пермьда — 9 һәм неогенда 4.

Девон күмерләренең Казан тирәсендә барлыгы билгеле, яше 370 млн елдан артык. Катламнарның юка (0,1–0,6 м) булуы һәм тирәндә (1342–1379 м) ятуы сәбәпле, аларның гамәли әһәмияте юк.

Карбон утырмаларында ятучы ташкүмер катламнары (330–340 млн яшь) сәнәгати игътибарга лаек, аларның калынлыгы 40 м га җитә, яту киңлеге 3 км га, озынлыгы 60 км га кадәр.

Төп катлам (Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары) аеруча әһәмияткә ия. Күмер — уртача көлле (26 %), уртача күкертле (күкерт составы уртача 3,36 %), яну җылылыгы (33,9 Мдж/кг га кадәр) һәм газ чыгышы (1 кг күмергә 3,26 м3 ка кадәр) чагыштырмача югары. Ятмалар 880–1440 м тирәнлектә урнашкан, күмер тыгызлыгы 1,4–12,8 млн т/км2, ресурсларның торышы 2,7 млрд т тирәсе (P2+P1 категориясе), C2 категориясе буенча — 0,7 млрд т (2007).

Күмерләр составында микроэлементлар бар, алар арасында германий (күмер көлендә 400 г/т га кадәр) һәм сирәк руда элементлары аеруча гамәли әһәмияткә ия. Көрән күмер ятмалары Төньяк-Татар һәм Көньяк-Татар күмер төбәкләренең (Минзәлә һәм Алабуга районнары) Пермь (250 млн яшь тирәсе) һәм неоген (2 млн яшьтән артык) утырмаларында 26 м га кадәр тирәнлектә ята.

Аерым катламнар Кама елгасының сулъяк ярында һәм Покровский, Танай авыллары (Алабуга районы) һәм башка тирәсендәге известьташ чыганаклары карьерларында очрый.

Пермь күмерләре югары көлле (уртача 45–48 %), уртача һәм югары күкертле (күкерт 4 % ка кадәр), дымлылык 20–25 %; урыны белән металлы: көлдә Ag — 34 г/т га, Au — 18,6 мг/т га, Pd — 4,2 мг/т, Pt — 1,18 г/т га кадәр.

Неоген күмерләренең сыйфаты: дымлылык 34,3–53,8, көллелек 8,7–74,6 %, очучан матдәләр 67,6% ка, кокс һәм башкалар 40 % ка кадәр, чагыштырма яну җылылыгы 24,6–25,74 Mдж/кг, күкерт 1,1–5,0 %.

Көрән күмер ресурслары берничә йөз мең тонна.

ТР территориясендә казылма күмерләрне эшкәртү җир астын газлаштыру (ташкүмер) яки штольня һәм кечкенә шахталар (көрән күмер) ярдәмендә мөмкин.

Казылма күмерләр энергетикада сыек һәм газсыман ягулык алу өчен каты ягулык буларак, металлургиядә (кокс), химия сәнәгатендә (300 дән артык исемдә товар), төзелеш материаллары һәм башка җитештерүдә файдаланыла.

ТР территориясендә ташкүмер, янучан газ буларак, көрән күмер ашламалар, Ag, Gе һәм башка металлар алуда кулланылырга мөмкин.