MgO – 45%, Fe – 35%, K – 9,5% ка кадәр.

Көпшәк кремнийлы яисә балчыксыл карбонатлы токымнарда диаметры 0,1 дән алып берничә мм га кадәрле бөртекләр яисә шарчыклар. Төсе караңгы яшелдән яшькелт-карага кадәр. Тонык яки пыяласыман ялтыравыклы. Катылыгы 2-3. Уалучан. Тыгызлыгы 2,2-2,9 г/см3. Куертылган хлорид кислотасында таркала. Катион алмашу үзенчәлеге югары.

Глауконит – типик диңгез минералы; коры җирнең түбән урыннарына якын һәм тыныч диңгез зоналарында утырма хасил булу процессының соңгы стадиясе буларак формалаша. Калын (20-30 м га кадәр, ТРда 4,3 м га кадәр) кварцглауконит комнары, комташлар, алевролитлар һәм фосфоритлар катламы хасил итә. Татарстан территориясендә диңгез төбенең утырма токымнарында таралган, мезозой һәм Казан ярусының барлык утырмаларында комташ һәм известьташлар катламында кушылмалар һәм линзалар рәвешендә очрый.

Глауконит чыганаклары ачыкланмаган, шулай да Чүпрәле һәм Буа районнары территориясендә (өлешчә, Сөендек фосфоритлар чыганагында өскаплам токым) юра-акбур утырмаларында 10 лап ятмасы билгеле.

Глауконит-кварц комнары һәм алевритларның фаразланган ресурслары 270 млн м3 чамасы. Буягыч оксидлар, К ның актив катионнары, катламлы төзелеше аркасында глауконит сәнәгать өчен кыйммәтле чимал булып тора. Яшел буяу (фасад өчен җилемле, известьлы-цементлы һәм силикат буяулар) алуда, караңгы төстәге күләмле күзәнәкле бетон эшләүдә, силикат кирпеч (100 нче марка) сугуда, каты суларны йомшартуда, азык һәм туку сәнәгатьләрендә, җылылык электр станцияләрендә, суны һәм туфракны төрле зарарлы матдәләрдән (шул исәптән радиоактив) чистарту, майларны ачык төскә кертү, нефть продуктларын чистартканда сорбент буларак, авыл хуҗалыгында үсемлек авыруларын киметү өчен ашлама буларак, бодай, бәрәңге, карабодай, шикәр чөгендере, кукуруз кебек культураларның уңышын арттыру, сулыкларның биопродуктлылыгын күтәрү, җиргә рекультивация ясау өчен кулланыла.