Составына Br, Cu, J һәм башка элементларның кушылмалары керә.

Куб яисә октаэдр формалы кристаллар хасил итә. Бөртексыман-кристаллы агрегатлар, куныклар, кабырчыклар һәм башка рәвешендә очрый. Төссез һәм үтә күренмәле, еш кына соргылт-ак, зәңгәр яисә соры төстә була. Пыяласыман ялтырый. Катылыгы 2-2,5, тыгызлыгы 2,2 г/см3, уалучан, суда җиңел эри. Галитның төп массалары корылыклы климат зоналарының тозлы сулы бассейннарында, сирәк очракларда вулканнар эшчәнлеге һәм хлорлы минераллар ашалу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

ТР территориясендә, нигездә, 90 нан алып 600 м га кадәр тирәнлектәге түбән Пермь утырмаларында катламнар һәм линзалар (калынлыклары 6 м га җитә), кабырчыклар рәвешендә очрый.

Аш тозы алуда, туку, химия, фармацевтика, урман химиясе сәнәгатендә һәм башка максатларда кулланыла.