Чуерташның 5 тән 70 мм га кадәрге үлчәмдәге бөртекләре төзелеш материаллары сәнәгатендә вак чуерташка кертелә.

Чуерташның формасы күптөрле, башлыча, матди составына, тау токымнарының структур һәм текстур үзенчәлекләренә һәм башка сәбәпләргә бәйле.

Кремнийлы чуерташ ком һәм вак чуерташ белән бергә ком-вак чуерташ чыганаклары, фосфоритлы чуерташ һәм конгломератлар – фосфорит чыганаклары хасил итә.