ТРда иң эреләренең берсе.

Республиканың төньяк-көнчыгышында Менделеев районы территориясендә.

1955 елда ачылган, 1958 елдан «Примкамнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе тарафыннан эшкәртелә.

Чыганак мәйданы 17,5-5,75 км. Тектоник яктан Татар гөмбәзе Төньяк күтәрелешенең көньяк-көнчыгыш яссылыгына туры килә. Сәнәгый нефть югары девонның кын (төп катлам) һәм пашия горизонтларындагы комлы алевролит катламнарында тупланган. Геологик запаслары 104 млн т, алына торганы – 61,7 млн т. Катламнар ятмасы уртача 1650 м тирәнлектә, нефть җыела торган урыннарның биеклеге 35 м, нефть ятмасының биеклеге 30 м чамасы.

Коллекторларның сыйдырышлылыгы (ачык көпшәклелеге) 19%, фильтрация характеристикасы (үтешлелеге) 0,600 мкм2. Катлам басымы 17,2 МПа, температурасы 35°C, газ факторы 38,8 м3/т, нефть чыгышы тәүлеккә уртача 6 т. Нефтьнең үзлелеге түбән (6,05 мПа·с), күкертле (1,9%), парафинлы (3,9%).

1978-1981 елларда чыганак мәйданының 50%ы Түбән Кама сусаклагычы астында кала. Чыганакның бу өлеше дамба белән бүлеп алынган; бораулау эшләре дамба буендагы мәйданчыкларда һәм махсус корылмалар ярдәмендә алып барыла.

1962 елга кадәр чыганак тыгыз су басымлы режимда эшли, 1962 елдан басымны катлам контуры тирәли тәэмин итү һәм контур эчендә продуктлылыгы төрле булган зоналарга бүлү ысуллары кертелә башлый.

Хәзер чыганакны үзләштерүнең соңгы стадиясе бара. 2000 елның 1 гыйнварына 59,7 млн т нефть алынган.

Нефтьнең еллык иң күп чыгышы (1972) 2,8 млн т чамасы.