ТРда иң эре чыганакларның берсе.

Лаеш районы Березовка авылыннан төньяк-көнбатышка таба 1,5 км читтә урнашкан. Мишә елгасы тугае өстеннән киңәеп киткән (400-500 м га кадәр) беренче киртләчкә туры килгән урында бер яктан сазлыкка, икенче яктан инешкә килеп тоташа.

1949 елда ачылган. 1999 елдан чыгарулар алып барыла. Сәнәгать запаслары 1,3 мең т тәшкил итә (Fe2O3 уртача 55,24% һәм ятманың уртача калынлыгы 0,25 м булганда).

Чыганак аркылы юнәлештә беркадәр сузынкы, мәйданы 5480 м2, шул исәптән сәнәгать чикләренә аның 4100 м2 ы туры килә. Чыганак территориясенең шактый зур түбәнге өлешендә руда ятмасы калынлыгы 0,10-0,15 тән 1,2-1,5 м га кадәр булган кара торф, соры, соры-коңгырт балчыксыл туфраклар белән капланган.

Чыганакта руда җисеменең калынлыгы 0,02-0,03 тән 0,6-0,7 м га кадәр үзгәрә һәм уртача 0,25-0,30 м тирәсе тәшкил итә. Рудалар кара торф, сазлык известе һәм караңгы соры балчыксыл туфрак белән түшәлгәннәр.

Руда җисеменең төзелеше бериш түгел: кисемнәрдә ике, сирәк кенә өч катлам аерылып тора.

Руда җисеменең минералогик составы – гетит-гидрогетит (70-90%), гумус һәм органик матдәләр (10-30%). Чыганак рудалары өч төркемгә: минераль составы буенча – гетит-гидрогетитлы, гетит-гематитлы; Fe2Oкүләме (% ларда) буенча – 30, 30-50 һәм 50-70 кә кадәр; төсе буенча – саргылт, карасу кызыл һәм кызгылт сары төсләргә бүленәләр. Технологик һәм буяу үзлекләре буенча алар технологик төргә берләштерелгән. Алына торган буяуларның сыйфаты югары.

Еллык чыгару 150 т (1999).