Алабуга һәм Тукай районнары территориясендә Кама елгасы үзәнендә, шул исәптән елга юлында урнашкан.

1958 елда ачыла. 1964 елдан нефть чыгарыла.

Үлчәмнәре 26,5х10 км. Сәнәгый нефтьле катламы 19 м.

Нефть югары девон утырмаларының комлыклары һәм алевролитларында. Катламнар калынлыгы 1,5-12,6 м, алар 1,6-1,8 км тирәнлектә яталар. Башлангыч катлам басымы 160-171 атмосфера, температура +35°C. Нефть үзенчәлекләре: үзлелеге 6 МПа, чагыштырма авырлыгы 0,876 г/см3, күкертлелеге 1,9 %, сумалалылыгы 1,8%, парафинлылыгы 4,1%, газ факторы 32-34 м3/т. Нефть чыгышы тәүлеккә 0,4-12 т, элегрәк тәүлегенә 170 т га җиткән.

Чыганак территориясен Түбән Кама ГЭСы сулары басу сәбәпле, эксплуатацияләү скважиналары дамба тирәли мәйданчыкларда һәм 5 махсус мәйданда урнашкан. Чыганакта 200 дән артык скважина эшли. Нефть чыгаруны «Прикамнефть» НГДУ башкара.

Җир астыннан барлыгы 45 млн т чамасы нефть алынган. Чыганак нефть чыгаруны төгәлләү стадиясендә.