Алтын һәм кушылмалардан – көмеш, бакыр һәм башкалардан тора.

40 лап минерал билгеле. Алтын ачык сары, тонык сары, кызгылт-сары, яшькелт төстә. Бөртекләр, тәңкә, тоташ массалар һәм башкаларны хасил итә.

Катылыгы 2-3, тыгызлыгы 15,6-18,3 г/см3. Азот һәм тоз кислотасы катнашмасында, шулай ук цианид кислотасында эри. Тузансыман (5-50 мкм), вак (0,05-2 мм) һәм эре (2 мм дан артыграк, шул исәптән самородок) төрләре бар. Төп чыганакларда (кварцлы, полиметаллы, комплекслы һәм башкалар) һәм чәчелмәләрдә очрый. Төп рудаларда алтынның күләме 1-50 г/т һәм артыграк, чәчелмәләрдә 0,05-2 г/м3 һәм артыграк. 2006 елда дөнья күләмендәге запасы 87,1 мең т чамасы, табыш (т/ел) – 2500, шул исәптән ЮАРда – 279, АКШта – 257, БДБда – 250 (РФдә – 173).

ТРда чәчелмә алтын (вак, 0,25 мм га кадәр) 1993-94 елларда Тәтеш, Актаныш, Мөслим һәм башка районнарда дүртенчел системаның комлы-вак ташлы аллювиаль утырмаларында табыла (алтынның күләме 0,03 г/м3); полиметаллы алтын төньяк-көнчыгыш районнарда Пермь системасының бакыр утырмаларында (4 г/т га кадәр), түбән акбур системасы карбонат утырмаларындагы Fe һәм Cu сульфидларында (0,25 г/т дан артык), Уфа ярусының битумлы утырмаларында (0,2 г/т дан артык), кристаллик фундамент токымнарында (14 г/т га кадәр), бакыр рудалары өемнәрендә (4 г/т га кадәр) табыла.

ТР территориясендә алтынның (полиметаллы) фаразланган ресурслары – 60 т дан артык.