Үлчәмнәре 0,01 мм дан алып 0,1 мм га кадәр булган вак кисәкчекләрдән тора. Эре (0,1-0,05 мм), уртача (0,05-0,025 мм) һәм вак (0,025-0,01 мм) бөртекле була.

Алевролитлар составында җилләнү процессына бирешмәүчән минераллар (кварц, микроклин) күпчелек урын алып тора; карбонатлар, сульфатлар, цементланган оксидлар җыелмасы була.

ТР территориясендә алевролитлар барлык геологик дәверләрнең утырма токымнарында киң таралган. Алар, гадәттә, ком һәм комташларга тиңдәш. Еш кына нефть, газ һәм су резервуарларын формалаштыручы токым ролен үтиләр. Өске катламга якын утырмалардагы һәм грунттагы специфик төрчәләре комсыл балчык (балчыклы кисәкчекләр микъдары 10-30%), балчыклы ком (3-10%) һәм лесслардан (3% тан кимрәк) гыйбарәт.

Цемент, керамзит һәм төзелеш керамикасы эшләп чыгаруда балчыклар белән бергә чимал итеп кулланыла.